news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татар кызы 2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Пензада «Татар кызы 2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
https://tatar-congress.org

4 декабрьдә Пенза шәһәрендә «Татар кызы – 2022» IX өлкә матурлык һәм талант бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызы – Пенза 2022» миссы титулын Айгөл Кафтаева яулый. Ул «Иң сөйкемле кыз» исемен дә ала. Бастон Грицаева «Иң ихлас кыз», Динара Усманова «Иң тыйнак кыз», Ильвина Салмина «Иң нәфис кыз» булып таныла. Әминә Тенишева «Иң сәләтле кыз», Регина Ляушина «Ин нәзакәтьле кыз», Юлия Асмаева исә «Иң сылу кыз» исеменә лаек була.

«Татар кызы - Пенза 2022» 1нче Вице-Мисс исеме Әминә Тенишева һәм Ильвина Сальминага бирелә.

2нче Вице-Мисс «Татар кызы – Пенза 2022» Юлия Асмаева була.

Динара Усманова тамашачы мәхәббәтенә лаек була. Жюриның махсус бүләге Регина Ляушинага тапшырыла.

Конкурсның нон-стоп режимындагы тугыз биременә карамастан, конкурсант кызларның барысы да ихластан чыгыш ясады. Тамашачылар аларны бик яратып карады. Кызлар әзерләгән милли камыр ризыкларын жюри яхшы бәяләде, диелгән хәбәрдә.

«Татар кызы – 2022» IX өлкә матурлык һәм талант бәйгесенең җиде финалисты сәхнәдә милли биюләр башкарды, җырлар җырлады. Аларны туган якка һәм мәдәнияткә мәхәббәт берләштерде. Берничә ай дәвамында кызлар белем бирү һәм мәдәни программа буенча эшләде, хореография, вокал һәм нәфис сүз өлкәсендә педагоглар белән шөгыльләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100