news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада «Татар кызы-2020» бәйгесенә гаризалар кабул итүне 15 июньгә кадәр озайттылар

Анкета һәм фотоны оештыручыларның электрон почтасына юлларга кирәк.

 Пензада «Татар кызы-2020» бәйгесенә гаризалар кабул итүне 15 июньгә кадәр озайттылар
http://tatar-congress.org/ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә «Татар кызы-2020» бәйгесенә сайлап алу туры шартлары үзгәрде. Катнашучылар соравы буенча, өлкәнең Татар милли-мәдәни автономиясе гаризалар кабул итүне 15 июньгә кадәр озайтты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Сайлап алу турында катнашу өчен имзаланган анкета, кичке күлмәк киеп төшкән фото кирәк булачак. Сканер аша уздырылган анкета һәм фотоны penzatatar@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot