news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада татар халык театры "Банкрот" спектаклен куячак

Спектакльдән кергән акчага драматургия әсәрләре һәм методик әдәбият сатып алып, авыл театр коллективларына тапшыру планлаштырыла.

Пензада татар халык театры "Банкрот" спектаклен куячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). 14 апрельдә Пензаның Киров исемендәге мәдәният һәм күңел ачу үзәгендә Пензаның Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Банкрот” спектаклен куячак. Бу хакта Пенза өлкәсенең РИА интернет-порталы хәбәр итә. 

Пензаның “Гражданлык союзы” хәйрия фонды төбәкара оешмасы һәм Пензаның капитал белән идарә итүче махсус төбәкара “Җирле оешма капиталы” фонды ярдәмендә декорацияләр сатып алынган, ясалган, костюмнар тегелгән.

Спектакльдән кергән акчага Пенза өлкәсендәге авыл театрлары коллективларына драматургия әсәрләре һәм методик әдәбият сатып алып тапшыру планлаштырыла. 

Татар автономиясе төбәктә үзешчән татар халык театр коллективлары эшчәнлеген яңартып җибәрәчәк дип ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot