news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада студентлар өчен ифтар оештырганнар

Ифтарга шәһәрнең төрле уку йортларыннан 100дән артык студент җыелды.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Пенза шәһәренең җирле хәләл кафесында студентлар өчен күмәк ифтар узды. Бу хакта Россия мөселманнары шурасы хәбәр итә.

Ифтарны Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге Урта Әләзән авылының «Рамазан» мәчете ярдәмендә уздырды.

Ифтарга шәһәрнең төрле уку йортларыннан 100дән артык студент кызлар җыелды. 

Дини йолаларны башкарганнан соң ислам дисциплинасы укытучысы Гөлфия Кирасирова викторина оештырды. Сораулар Рамазан ае белән бәйле булды. Дөрес җаваплар өчен бүләкләр тапшырылды.

Гөлфия ханым билгеләп үткәнчә, Рамазан ае турында никадәр күбрәк белсәгез, бу айда белемегезне куллана һәм шулкадәр савап ала аласыз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot