news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада Сабан туе 20 июльдә була

20 июльдә Пенза шәһәренең «Город спутник» микрорайонында Фонтан мәйданында Сабан туе узачак. Бу хакта Пенза татарлары Автономиясенең «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана.

Сабантуйда Татарстанның Азнакай районы һәм Пенза өлкәсе иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук спорт ярышлары һәм уеннар, балалар өчен уен мәйданчыклары, бүләкле бәйгеләр, көрәш ярышы була.

Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар өчен Пенза өлкәсенең декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләреннән күргәзмә-ярминкә дә оештырыла. Махсус мәйданчыкларда татар милли ризыклары сатылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot