news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада Муса Бигиевнең 150 еллыгына, Ахун Патеевның 185 еллыгына багышланган очрашу булды

«Пенза өлкәсенең танылган татарлары» — төбәк Татар автономиясендә шундый исемдәге түгәрәк өстәл утырышы узды. Алар арасында галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, татар яшьләре вәкилләре һәм төбәкнең танылган татарларының нәсел дәвамчылары бар иде. Бу хакта «Пенза» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Утырыш күренекле татар-теологы Муса Бигиевнең 150 еллыгына һәм Ахун Патеевның 185 еллыгына багышланган. Катнашучылар аларның рухи һәм мәдәни мирасы турында фикер алышты. Ахун Патеев пензалыларга күбрәк ХІХ гасырның икенче яртысында Пенза мөселман үзәге һәм Җәмигъ мәчете җитәкчесе Шәрәфетдин Патеев буларак билгеле. Икесе дә — безнең якташларыбыз, диелә хәбәрдә.

«Мондый әйберләр, минемчә, татар халкының үзенчәлеген саклау өчен әһәмиятле һәм мөһим — татарлар арасында Россияне данлаган кешеләр барлыгын без барыбыз да аңласын өчен», — дип билгеләп үтте Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров.

«Хәзер, мәсәлән, без Пенза шәһәренең тарихын басмага әзерлибез, һәм татар мәдәнияте, дин әһелләре турында мәгълүмат бик аз булуы ачыкланды. Һәр язылган юл — ул хәзер алтынга тиң», — дип өстәде Пенза өлкәсенең төбәк үсеше институты ректоры Геннадий Белорыбкин.

Катнашучылар әйтүенчә, мондый җыелышлар күренекле якташлар турында мәгълүматны саклап калу гына түгел, ә аны арттыру, инде тупланган тәҗрибәне системалаштыру ысулы да, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100