Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада малайлар өчен ислам динен өйрәнү буенча җәйге курслар башланды
2026 елның 1 июлендә Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар өчен җәйге мәгърифәт дәресләре башланды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектның төп максаты – балаларга Ислам турында төп белем бирү, әхлакый ориентирларны ныгыту, Коръәнгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт һәм укуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү. Программа рухи тәрбияне интеллектуаль үсеш белән берләштерә.
Төп фәннәрдән тыш, балаларны үз-үзләрен тоту һәм дисциплина турында тематик әңгәмәләр, интеллектуаль дәресләр, дусларча аралашу һәм тәҗрибәле педагоглардан яхшы үгет-нәсихәтләр көтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз