news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада мөселман балаларының ялын оештырырга ярдәм итә торган «Мөслим» фонды эшли

«Мөслим» - Россиядә бу юнәлештә эшләүче беренче хәйрия фонды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Городище районының Урта Әләзән авылының «Кәшшәф һәм Зөләйха» мәчетендә «Мөслим» Координация советының Бөтенроссия балаларны савыктыру сменаларын уздыру буенча җыелышы узды.

Катнашучылар җәйге мәктәп каникулларында балаларның ялын оештыру буенча яңа нәтиҗәле формалар табу мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар җыелышлар өчен яңа формалар һәм мәйданчыклар эзләргә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисад фәннәре кандидаты Марат хаҗи Сәлимов Бөтенроссия профильле сменаларын үткәрүгә ярдәм итә торган «Мөслим» хәйрия фондын тәкъдим итте. Аны төзү турындагы карар узган ел ахырында кабул ителде.

Марат хаҗи үз докладында әйтүенчә, «Мөслим» — Россиядә мөселманнарның балаларын ял итү һәм үстерү системасын булдыруга юнәлтелгән беренче хәйрия фонды.

Узган чорда Фонд эшчәнлегенең беренче этабы — фонд уставын төзү, гамәлгә кую документларын әзерләү, фондны дәүләт теркәве, юридик адресны арендалау, банк счетын ачу, бухгалтерлык хезмәт күрсәтүенә килешү төзү уңышлы узды.

Хәзерге вакытта Фондның башлангыч чараларын формалаштыруның икенче этабына күчәргә кирәк, аларны файдаланудан керем инфраструктура формалаштыруга һәм акча җыю механизмын җайга салуга тотылачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100