Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада күренекле тюрколог Әдһәм Тенишевка 104 яшь тулуны билгеләп үттеләр
Пензада күренекле галим-тюрколог Әдһәм Тенишевның 104 еллыгына багышланган «Әдһәм Рәхим улы Тенишев – кеше һәм галим» түгәрәк өстәле узды. Чарада дин әһелләре, фәнни бергәлек, туган якны өйрәнүчеләр бергәлеге, милли-мәдәни берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Әдһәм Тенишевның талантын хөрмәт итүчеләр катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Мәртәбәле кунаклар арасында Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, «Россия халыклары ассамблеясе» оешмасының төбәк бүлеге рәисе Оксана Кәримова бар иде.
Чарада катнашучыларны сәламләүдән соң Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовны һәм Х.Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рәшит Куряевны татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен бүләкләделәр.
Түгәрәк өстәл барышында Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм Х.Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Автономия рәисе Винера Мөхәммәтҗанова һәм Рәшит Куряев имзалаган документ мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә үзара ярдәм итешү һәм ике якның да мәнфәгатьләрен хөрмәт итү принципларына нигезләнгән уртак максатларны тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Утырыш кысаларында Әдһәм Тенишевның тормышының һәм эшчәнлегенең төрле аспектларына, аның тюркология фәненә һәм мәдәни мирасны саклауга керткән бәяләп бетергесез өлешенә багышланган тугыз доклад укылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз