news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан интерактив лекция үткәрделәр

Пензада Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан интерактив лекция үткәрделәр
Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган интерактив лекция оештырдылар. Бу хакта «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лекцияне Пензадагы Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Динә Янгуразова уздырды. Лекция галимнең хезмәтләренә һәм тормышына багышланган иде.

Катнашучылар Каюм Насыйри турында күп кенә кызыклы фактлар белеп кенә калмадылар, аның татар мәдәнияте һәм фәлсәфәсенә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында фикер алышуда да актив катнаштылар.

«Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

«Лекциянең интерактив өлеше шулай ук кызыклы булды, кунаклар галимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле табышмаклар чиште. Динә Равил кызы аудиторияне Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре белән таныштырды. Очрашу азагында барлык катнашучылар Каюм Насыйриның аеруча истә калган әйтемнәре белән уртаклаштылар. «Без - татарлар, безнең тел - татар теле, ул бәйсез һәм камил тел», – дигән гыйбарә иң тирән эчтәлекле әйтемнәрнең берсе булды», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

«Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot