news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган форум турында фикер алыштылар

Утырышта «Пенза татарлары: милли үзенчәлек һәм дин» форумының оештыру төркемен булдыру, фикер алышу мәйданчыклары өчен темалар төзү турында сөйләштеләр.

Пензада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган форум турында фикер алыштылар
https://www.instagram.com/tatar.penza/?hl=ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Пенза татарлары: милли үзенчәлек һәм дин» Бөтенроссия форумы турында фикер алыштылар.

Эшче төркем утырышында форумның оештыру төркемен булдыру, фикер алышу мәйданчыклары өчен темалар төзү, Алтын Урданың башкаласына экскурсия үткәрү, Ислам динен кабул итүгә багышланган чаралар уздыру турында сөйләштеләр, дип яза Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Чарада дин әһелләре, мәдәният министрлыгы, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, татар автономиясе җитәкчелеге һәм башкалар катнашкан.

Утырыш нәтиҗәләре буенча проектны оештыручылар, партнерлар һәм оештыру комитеты әгъзалары билгеләнде, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot