news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада Ислам дәресләре үткәрелә башлады

Пенза шәһәренең Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәгендә 7 яшьтән өлкәнрәк кызлар һәм хатын-кызлар өчен Ислам дәресләре башланды.

Хатын-кызлар өчен тәҗвид дәресләре үткәрелә, анда гарәп алфавиты хәрефләрен, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнәләр. Тәфсир дәресләре үткәрелә, анда «Нур» сүрәсенең аңлатмасын тикшерәләр. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нур» сүрәсе мөселман гаиләсен тәрбияләүгә багышланган, анда зирәклек төшенчәләре, мөселман гаиләсенең нинди булырга тиешлеге, мөселман җәмгыятендә чисталыкны ничек сакларга кирәклеге яктыртыла. Бу сүрәдә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен файдалы нәрсәләр күп.

Кызлар һәм малайлар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр шулай ук атна саен уза.

Укытучы Гөлфия Кирасирова сүзләренчә, мәктәптә югары белемле һәм югары дини белемле укытучылар эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100