Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пензада хиҗаб кичәсендә хатын-кызның исламдагы роле турында сөйләшкәннәр
Хатын-кыз - гаиләнең бизәге һәм таянычы, ди «Энҗе» хатын-кызлар мөселман оешмасы вәкиле Мәрьям Кирасирова.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Пензаның Х.Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә хиҗаб кичәсендә «Энҗе» хатын-кызлар мөселман оешмасы вәкиле Мәрьям Кирасирова исламда хатын-кызның роле һәм аерым әһәмияте турында сөйләгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хатын-кызга әһәмияте буенча бөек эш башкару – кеше нәселен саклап калу йөкләнгән. Балаларны тәрбияләү, бигрәк тә аны беренче елларында һәм үсеш чорларында карау – аналарның иң мөһим бурычы. Исламда хатын-кызның роле бик зур. Хатын-кыз - гаиләнең бизәге һәм таянычы», - дип аңлаткан Мәрьям Кирасирова.
Чараны алып баручы сүзләренчә, хиҗаб - ул киемдәге деталь генә түгел. Хиҗаб хатын-кызның матурлыгын, балкышын, яшьлеген, елмаюын, назын, күз карашын яшерә. Әмма бу авыр йөк түгел. Чын хиҗаб ул йөрәктән чыга, дип сөйләгән ул.
"Хиҗаб кичәсендә ислам нигезләре турында викторина да булды. Кичәгә килүчеләр җиңеллек белән барлык сорауларга да диярлек җавап бирделәр һәм бүләкләр алдылар. Хиҗаб кичәсе чәй эчү һәм мөслимәләр арасында ихлас аралашу белән тәмамланды", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз