news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада хатын-кызлар өчен күмәк ифтар оештырганнар

Ифтар мәҗлесен Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм меценатлар уздырган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). 2019 елның 10 маенда Пенза шәһәренең җирле хәләл-кафесында хатын-кызлар өчен күмәк ифтар узды. Бу хакта Россия мөселманнары сайты хәбәр итә.

Ифтар мәҗлесен Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге төбәк меценатлары ярдәмендә оештырды.

Чара традиция буенча изге Коръән укудан башланды. Әлеге чарада галимнәр һәм аларның исламдагы хәле турында лекция укылды.

«Изге Рамазан аеның һәр көне намазларда узсын. Без бу айда йөрәкләрдә булган ышанычның ныгытуын һәм гөнаһларыбызны гафу итүен сорыйбыз», дип белдерә оештыручылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot