news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада хәйрия фонды 1,5 тоннага якын корбан ите тараткан

Урта Әләзән авылында Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм салюты да яңгыраган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Пензада «Салават күпере» хәйрия фонды ел саен балаларга бүләкләр өләшә. Быел Идел буе округының яшь мөселманнары 2700 бүләк алды. Фонд җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Курмашев сүзләренчә, Городище районында яшәүчеләргә 1,5 тоннага якын корбан ите таратканнар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Корбан бәйрәм көннәрендә мөселманнар корбан чала. Корбан мөселманнарның үзләрендә булган иң кыйммәтле әйберләрне корбан итәргә әзерлеген гәүдәләндерә. Шуңа күрә бу көннәрдә хәйриячелек һәм сәдака бирү бигрәк тә хуплана, диелә хәбәрдә.

Шулай ук Урта Әләзән авылында Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм салюты да яңгыраган. Меңләгән кеше җыелган мәйданда Пенза өлкәсе имамнары чыгыш ясаган. Алар бәйрәм белән котлаган, тынычлык һәм игелек теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100