news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры чыгыш ясый

Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза татарлары мохтарияте каршында Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры оештырылган. Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәге базасында атнага ике мәртәбә Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектакле репетицияләре үткәрелә, дип хәбәр итә Пенза татарлары мохтарияте матбугат хезмәте.

Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.

Хәзерге вакытта спектакльгә декорацияләр сатып алынган, костюмнар тегәләр.

Театрның баш режиссеры Равилә Кучер сүзләренчә, премьера быелның язында булачак. Спектакльдән кергән акчага Пенза өлкәсе авыл театр коллективларына драма әсәрләре тупланган китаплар һәм методик әдәбият тапшыру күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100