news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Дуслык күпере» татар мәдәнияте фестивалендә төрле милләт вәкилләре катнаша

Өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары Олег Ягов мондый фестиваль уздыру идеясен башка төбәкләр дә кулланырга теләр дип уйлый.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 22 августта Пенза өлкәсенең Засечное авылында «Сабантуй» татар мәдәнияте бәйрәме кысаларында «Дуслык күпере» фестивале уза. Анда татарлар, руслар, мордвалар һәм өлкәдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә чакырылган. Бу хакта «Пенза — Пресс» сайты хәбәр итә.

«Фестивальне татар мәдәни автономиясе уздыра, әмма анда руслар, мордвалар һәм өлкәдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә чакырылачак. Минемчә, әлеге чара югары дәрәҗәдә узачак һәм татар автономиясенең бу идеясе кызыклы һәм Пенза җирлегендә ныгып калачак. Ә мондый фестивальләр уздыру идеясен башка төбәкләрдә дә кулланырга теләрләр дип уйлыйм», — диде өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары Олег Ягов.

Алдарак татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров фестиваль турында Facebook челтәрендәге төркемдә хәбәр иткән иде. Фестивальнең төп хедлайнеры Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100