Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада «Дуслык күпере» төбәкара фестивале узды
Бәйрәмнең махсус кунагы Башкортстан һәм Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Айдар Галимов булды.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 22 августта, Пензада «Дуслык күпере» төбәкара фестивале узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү, «Сабантуй-2020» өлкә татар мәдәнияте бәйрәме кысаларында үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм милли аш-су күргәзмәсе белән ачылды. Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары һәм сәнгать коллективлары катнашындагы бай музыкаль программа чарада катнашучылар өчен зур бүләк булды. Тамашачылар төбәк территориясендә яшәүче халыкларның җырларын бердәм алкышладылар.
Бәйрәмнең махсус кунагы Башкортстан һәм Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Айдар Галимов булды.
Фестивальдә өлкә губернаторы Белозерцев Иван Александрович та катнашты. Татарстаннан исә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде һәм конгресс бүләкләрен тапшырды. Татарстан Президентының сәламләвен ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз