news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада беренче тапкыр Кичке Сабан туе узды

Үткән ялларда Пензада зур әһәмияткә ия мәдәни вакыйга – Кичке Сабан туе булды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе хәбәр итә.

Бәйрәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Яшьләр башкарма комитеты инициативасы белән төбәк Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды. Чара үткәрү өчен мәйданчыкны Спутник паркы тәкъдим итте.

Төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндергән традицион милли әйлән-бәйлән уены кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе булды.

Чара кунаклары өчен бай программа (концерт, традицион уеннар, этно-дискотека, мавыктыргыч бәйгеләр) әзерләнгән иде.

Оештыру комитеты барлык катнашучыларга, кунакларга, волонтерларга, шулай ук чараны уздыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт белдерә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Пензадагы беренче Кичке Сабан туе милләтара багланышларны ныгыта һәм Россия халыкларының мәдәни мирас байлыгын искәртә торган җылы һәм истә калырлык вакыйгага әверелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot