news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар төгәлләнде

Пензада «Ахун Патеев» җирле мөселман оешмасы оештырган ислам нигезләре буенча балалар өчен белем бирү курслары төгәлләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Уку дәвамында балалар изге Коръәнне, фикһ нигезләрен (ислам хокуклары) һәм гакыйдә нигезләрен өйрәнгән.

Курс программасында дини дисциплиналардан тыш, балалар өчен төрле мастер-класслар да уздырылган. Балалар профессиональ стоматолог белән очрашкан, шулай ук грек-рим көрәшендә дә үз көчләрен сынап караган

Курс ахырында һәм катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot