news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада балалар өчен фольклор бәйгесендә уннан артык татар оешмасы катнашкан

Төбәк дәрәҗәсендәге «Тургай» конкурсында балалар җыр-биюгә сәләтен, музыка уен коралларында уйный белү осталыгын күрсәткән.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Пензада «Тургай» дип исемләнгән балалар өчен фольклор бәйгесендә өлкәнең уннан артык милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре чыгыш ясаган. Төбәк дәрәҗәсендәге конкурс өченче тапкыр үткәрелгән.

Бәйгедә фольклор һәм хореография буенча 49 коллектив, солистлар һәм музыка уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады, дип хәбәр итә Инстаграмда Пенза татарлары аккаунты.

Мәдәни чара «Безнең бердәмлек күптөрлелектә» дип атала торган мәдәни-белем бирү марафоны проекты кысаларында үтә. Ул 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән Президент грантлары Фонды ярдәме белән уза, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot