news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада «Абашев бизәкләре» II традицион һәм заманча этник иҗат халыкара фестивале узды

Пензада «Абашев бизәкләре» II традицион һәм заманча этник иҗат халыкара фестивале узды
Фото: Пенза өлкәсе татарлары автономиясе

Пенза шәһәренең Юбилей мәйданында «Абашев бизәкләре» II традицион һәм заманча этник иҗат халыкара фестивале узган. Традицион фольклорны, заманча этно-экспериментларны, белем бирү проектларын һәм милли аш-су традицияләрен берләштергән масштаблы чара 21-23 августта оештырылган. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары автономиясе хәбәр итте.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм губернатор Олег Мельниченко инициативасы белән тормышка ашырыла.

Фестиваль программасы кысаларында мәдәни һәм музыкаль программа әзерләнгән. Өч көн дәвамында Юбилей мәйданының зур һәм кече сәхнәләрендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20дән артык иҗади коллектив һәм артистлар чыгыш ясаган. Фестиваль мәйданында 10нан артык милли автономия үзләренең ишегалларын тәкъдим иткән. Кунаклар рус, татар, мордва, чуваш, казах, әрмән, таҗик, үзбәк һәм еврей халыкларының милли ризыклары белән таныша һәм аларны авыз итә алган. Оештыручылар шулай ук бай мәгариф программасы әзерләгән. Кунаклар өчен лекторийлар, атаклы Абашев уенчыгы тарихына багышланган белем бирү чаралары, халык музыка коралларында уйнарга өйрәтүче мастер-класслар оештырылган.

Фестиваль Пенза өлкәсендә яшәүче халыкларның дуслыгын, тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә өлеш кертте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot