news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары «Яна йолдыз» бәйгесе игълан итте

Пенза өлкәсендә «Яна йолдыз-2025» төбәк балалар иҗат һәм талант конкурсы узачак. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Конкурсның беренче этабы 3 февральдән 3 мартка кадәр Пенза өлкәсенең мәгариф учреждениеләрендә үтәчәк. Әлеге бәйгедә катнашу – вокаль, бию һәм актерлык осталыгыгызны күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

Беренче этапта катнашу өчен penzatatar-konkurs@yandex.ru электрон адресына 4 минуттан да озын булмаган видеоязма белән гариза юлларга кирәк. Видеода үзең һәм мавыгуларың турында сөйләү, шулай ук иҗади номерыңны (җыр, бию, театр куелышы) тәкъдим итү зарур.

Икенче этап 4 марттан 31 мартка кадәр үтә. Биредә жюри беренче этапны уңышлы узган катнашучылар арасыннан 10 финалистны (5 кыз һәм 5 малай) билгели.

Өченче этап – конкурс финалы апрельдә Пенза шәһәрендә уза.

  • Конкурсны Пенза өлкәсе Хөкүмәте гранты ярдәмендә, Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы һәм Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты белән берлектә «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100