news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары вирус белән көрәшүче табиблар өчен кер юу машинасы сатып алган

Кер юу машинасы саклагыч халатларны юу өчен хезмәт итә.

Пенза татарлары вирус белән көрәшүче табиблар өчен кер юу машинасы сатып алган
http://tatar-congress.org/

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе вирус инфециясенә көрәш вакытында хастаханә хезмәткәрләре өчен кер юу машинасы сатып алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пензаның Г.А. Захарьин исемендәге шәһәр хастаханәсе баш табибы Дмитрий Зиновьев «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасына кер юу машинасы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Кер юу машинасы хәзерге вакытта саклагыч халатларны һәрдаим юу өчен кирәк. Көн саен медицина персоналы шундый киемнәрдә гади булмаган шартларда кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшә.

Медицина хезмәткәрләре мөрәҗәгатькә шунда ук җавап биргән «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитетына һәм президиумына рәхмәт белдерә.

2020 елның 8 апрелендә кер юу машинасы сатып алына һәм Пенза шәһәр хастаханәсенә китерелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100