news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары «Тургай» фольклор бәйгесенә эшләр җибәрү вакытын озынайтты

«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында «Тургай» Төбәкара балалар фольклор конкурсының читтән торып (сайлап алу) этабы эшләре каралды. Катнашу мөмкинлеге булмаган балаларның үтенечен искә алып, чыгышларның видеоязмасын җибәрү вакыты 7 сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Гариза, сценарий һәм номерның видеороликларын «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе»нә җибәрергә кирәк. Адресы: Пенза шәһәре, Кулаков урамы, 1 нче йорт; яки электрон почта: tenishev100@yandex.ru.

Бәйгедә катнашу өчен балалар фольклор, хореография, инструменталь һәм театр коллективлары, шулай ук ялгыз башкаручыларның эшләре тәкъдим ителгән. Барлыгы 200дән артык эш килгән.

Конкурсның соңгы этабы 2023 елның октябрендә, Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә уза. Һәр җиңүче бер номерны тәкъдим итә. Бәйгенең читтән торып (сайлап алу) этабы нәтиҗәләре сентябрь ахырына кадәр «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» сайтында чыга.

«Тургай» Төбәкара балалар фольклор конкурсы «Талантлар территориясе» II төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында, Пенза өлкәсенең Эчке һәм мәгълүмат сәясәте министрлыгы грант ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100