news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары «Туган ягымны яратам!» фәнни конференциясендә катнашырга чакыра

Эшләрне 1 ноябрьгә кадәр кабул итәләр.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе мәктәп укучыларын «Туган ягымны яратам!» дип аталган өлкә фәнни-практик конференциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта милли-мәдәни автономия сайтында хәбәр ителә.

Пенза өлкәсе мәктәп укучылары өчен «Туган ягымны яратам!» фәнни-практик конференциясенең төп максаты — туган якка, аның тарихына, мәдәниятенә һәм тарихына мәхәббәт уяту.

Конференциядә Пенза өлкәсе мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучыларыннан эшләр кабул ителә. Бәйге ике этапта уздырыла. 1 этапта 1 ноябрьгә кадәр эшләрне кабул итәләр. 2 этапта — декабрьдә бәйгегә йомгак ясаячаклар һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. 

Бәйгедә катнашу өчен эшләрнең санын күрсәтелгән гаризаны, катнашучының, фәнни җитәкченең исем-фамилиясен, белем бирү оешмасының атамасын, классны һәм тикшеренү эшенең темаларын, эш текстларын, эшнең тезисларын penzatatar@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

Тулырак мәгълүматны милли-мәдәни автономия сайтында карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100