news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары Туган тел көнен Гадел Кутуй әсәрләрен укып билгеләп үткән

Татар телебез - шагыйрьләр теле, җырлар теле, ди Пенза татары вәкиле.

Пенза татарлары Туган тел көнен Гадел Кутуй әсәрләрен укып билгеләп үткән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Пенза татарлары 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә якташлары Гадел Кутуй әсәрләрен укыган. Бу хакта Пенза татарлары вәкиле Регина Байбулатова җирле "Прогород" интернет-басмасына сөйләгән. 

"Татарлар - бай тарихлы, эшчән халык. Мәдәниятле һәм мәгърифәтле булу - безнең төп үзенчәлегебез. Татар телебез - шагыйрьләр теле, җырлар теле. 21 февраль көнне без күренекле якташыбыз, язучы һәм солдат Гадел Кутуйны искә алабыз. Аның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Туган тел көнендә без аның әсәрләрен укуны оештырабыз", - дигән Байбулатова.

"Гаиләдә татарлар бары тик туган телләрендә сөйләшергә омтыла", - дип өстәгән "Прогород" басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100