Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза татарлары тарихы турында китапны интернеттан алып була
Бу басмада Алтын Урда чорында Кыргый басуда нигез салынганнан бирле Пенза өлкәсенең үсеше турында белешмә тупланган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Литрес» сервисында Фатыйх Зюзин һәм Рәшит Алюшевның «Пенза өлкәсе татарлары тарихы» китабының беренче томы чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Пенза татарлары тарихына багышланган бу китап борынгы чорларны һәм бүгенге көнне үз эченә ала. «Бу басмада укучы тарихи вакыйгалар турында бик күп кызыклы фактлар таба, Алтын Урда чорында Кыргый басуда нигез салынганнан бирле Пенза өлкәсенең үсеше белән таныша ала», диелә бу хәбәрдә.
Китап 850 биттән һәм 275 рәсемнән тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз