news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары Селәү авылында «Курмыш» мәчетенә манара куюда катнашты

Пенза татарлары Селәү авылында «Курмыш» мәчетенә манара куюда катнашты
https://vk.com/publictatarpenza

Пенза өлкәсендәге Лопатин районы Селәү авылында «Курмыш» мәчетендә манара куелды, дип хәбәр ителә Пенза татарлары автономиясенең ВКонтактедагы сәхифәсендә.

Чарада Лопатин районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ольга Лапшина, Селәү авыл советы башлыгы Равил Надыршин, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, туган якны өйрәнүче Рәшид Алюшев, Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте вәкилләре, Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары, «Шәех Сәид» мәдрәсәсе директоры Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов катнашты.

Бәйрәмдә Рәшид Алюшев авыл халкына Бөек Ватан сугышына багышланган «Пенза крае татарлары тарихы» басмасының бишенче томын тапшырды.

«Бу чара Селәү авылы өчен генә түгел, ә бөтен Пенза өлкәсе өчен мөһим вакыйга булды. «Курмыш» мәчетендә яңа манара урнаштыру төрле милләтләр һәм диннәр арасында рухилыкны һәм теләктәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк», ди оештыручылар.

Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң бәйрәм мәҗлесе узды, анда барлык катнашучылар бергә җыелып, үз тәэсирләре белән уртаклаша алды. Шатлык һәм дуслык рухында мөһим мәсьәләләр тикшерелде, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100