news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза татарлары махсус операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләге тапшырган

Яңа ел бәйрәме алдыннан Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәшит Алюшев Шәмше районы Оз (Усть-Уза) мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары белән очрашкан. Ул укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Билгесез калырга теләгән иганәчеләребезгә бүләкләр алуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар тормышлары һәм хезмәтләре Ватанны саклауга багышланган кешеләргә карата бердәмлек һәм хөрмәт мөһимлеген искә төшерә. Барыбызга да Яңа ел тылсымы һәм иминлек телибез», диелә хәбәрдә.

Шулай ук Рәшит Алюшев хәзерге вакытта дәваланучы мобилизацияләнгән солдатка бүләк тапшырган. Үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган каһарман өчен әлеге игътибар һәм кайгырту билгесе, һичшиксез, ярдәм бирә, кәефен күтәрә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot