news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары «Гадел Кутуй безнең йөрәкләрдә» марафоны оештырды

Пенза татарлары «Гадел Кутуй безнең йөрәкләрдә» марафоны оештырды
https://vk.com/tatarypenza

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Гадел Кутуй безнең йөрәкләрдә» мәдәни-агарту марафоны оештырган. Бу турыда Пенза татарларының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Чара кысаларында «Солнышко» балалар сәламәтләндерү лагерында тәрбияләнүчеләр һәм Татар Кынадысы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары «Тапшырылмаган хатлар» дип аталган мастер-класста катнашты. Чараны югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Юмакаева үткәрде.

2023 ел Татар Кынадысы авылы халкы өчен шуның белән дә истәлекле – 28 ноябрьдә язучы якташлары Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулачак. Әлеге истәлекле вакыйга алдыннан Татар Кынадысы мәктәбендә музейга экскурсияләр, талантлы язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле чаралар үткәрелә.

Мастер-класс вакытында балалар Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (1935 ел) повестенда күтәрелгән проблемаларны ачыклады, алар бүген дә актуаль булып кала, диелә хәбәрдә.

Чара «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга булышлык күрсәтү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының грант ярдәмендә үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100