news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Пенза татарлары Габдулла Тукай иҗатына багышланган ачык дәрес уздырган
Чарада катнашучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы хакында фикерләре белән бүлешкән.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 21 апрель көнне, Пенза татарлары шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына багышлап ачык дәрес уздырган. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе хәбәр итә.
Чарада катнашкан "Якташлар" татар иҗтимагый оешмасы рәисе Равил Салюков фикеренчә, Габдулла Тукай вафатына 100 елдан артык вакыт үтсә дә, аның иҗаты хәзер дә актуаль. Кызганыч, аның кебек шагыйрьләр хәзер юк дип саный иҗтимагый оешма рәисе.
Ачык дәрестә чыгыш ясаган Асия Акҗигитова Габдулла Тукай күтәргән проблемаларның хәзер дә актуаль булуын әйткән.
Чарада балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән. Ахырдан алар һәм укучыларның әти-әниләре өчен чәй табыны әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot