Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза Татар милли-мәдәни мохтарияте активы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылды
Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте офисында халык шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте» төркемендә хәбәр ителә.
«Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова танылган Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
«Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы яшьләр башкарма комитеты әгъзалары татар телендә чыгышлар әзерләгән. Аларның һәркайсы Габдулла Тукай шигырьләрен укыды.
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең икенче өлешенә кушылырга теләүчеләр өчен Вконтакте социаль челтәрендәге «Пенза татарлары» төркеменә шәхси хәбәр итеп язу сорала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз