Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза татар милли-мәдәни автономиясе «Тургай» балалар фольклор бәйгесен игълан итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Тургай» Төбәкара балалар фольклор бәйгесенең көндезге этабын үткәрү турында игълан итә. Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.
Бәйге 2023 елның 7 октябрендә 11.30 сәгатьтә М.Ю.Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә узачак.
Концерт программасында фольклор, хореография, театраль, инструменталь коллективлар һәм солистларның иң яхшы чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Чарага мактаулы кунаклар сыйфатында Пенза өлкәсе Хөкүмәте, Мәгариф, Мәдәният һәм туризм министрлыклары, Закон чыгару Җыены, Пенза шәһәр Думасы вәкилләре, шулай ук Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре чакырылган.
«Яшь талантларның чыгышларын карап ләззәтләнү һәм Сура төбәгенең мәдәният дөньясы белән танышу өчен кунаклар һәм төбәктә яшәүчеләрне әлеге уникаль чарага чакырабыз», - диелә хәбәрдә.
«Тургай» Төбәкара балалар фольклор бәйгесе Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгының грант ярдәмендә II «Талантлар территориясе» Төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз