news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза Татар милли-мәдәни автономиясе Балаларны яклау көнендә бәйрәм оештырган

Пенза Татар милли-мәдәни автономиясе Балаларны яклау көнендә бәйрәм оештырган
Пенза шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә Пенза шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең «Могилев ишегалды» скверында балалар һәм гаиләләр өчен елдагыча бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә Пенза шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе.

Чараны Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Пенза шәһәр Думасы депутаты Җиһанша Туктаров ачып җибәргән.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә җырчы, актер, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Альберт Ибраев, өлкә һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Тимур Дунин, «Домисолька - Пенза» вокаль ансамбле һәм «Мизгел» фольклор ансамбле җитәкчесе, Татар милли-мәдәни автономиясенең яшьләр башкарма комитеты әгъзасы Мөнирә Тинчурина чыгыш ясаган.

«Һәр яшь тамашачы бу җырларга кушылды. Алга таба балаларга «Бергә яктырак» («Вместе ярче») дип аталган танып белү-уен мәйданчыгында төрле аттракционнарга бушлай флаерлар тараттылар. Аниматор һәм клоуннар төрле бәйге, биюләрдән гыйбарәт кызыклы программа әзерләгән иде. Шулай ук, 1нче номерлы сәнгать мәктәбе аквагрим мәйданчыгы оештырган иде. Бәйрәм кунаклары бу чарадан бик канәгать калды, оештыручыларга бик рәхмәтлеләр», — дип яза чыганак.

Балаларны, шулай ук, Пензаның Октябрь районы хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Артем Садовов, шәһәр хакимиятенең социаль сәясәтне гамәлгә ашыру, җирле үзидарәне һәм тышкы элемтәләрне үстерү бүлеге башлыгы Светлана Чернецова, Пенза дәүләт университетының тәрбия һәм социаль эш идарәсе башлыгы, Иҗтимагый палата әгъзасы Винера Мөхәммәтҗанова котлаган.

Әлеге чара Пенза шәһәре хакимиятенең грант ярдәме белән «Бәхетле гаилә — ил киләчәге» мәдәни агарту марафоны кысаларында узган.

Пенза Татар милли-мәдәни автономиясе Шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Вера Фейгинага, Шәһәр сәүдә һәм хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сергей Лагодинскийга, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Рудченкога балаларны яклау көненә әзерлек һәм чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

«Оештыручы һәм волонтерларыбыз Альбина Шабанова, Зөлфия Тугушева, Галина Симакова, Динә Янгуразова, Руслан Канеев, Ильяс Паздников, Камилла Дашкина, Карина Юскәева, Алсу Гомәрова һәм Алсу Хәлметоваларга аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез», — дип яза Татар милли-мәдәни автономиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100