news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татар автономиясе Югары Әләзән мәктәбенә туган тел дәреслекләре тапшырды

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы чираттагы тапкыр Югары Әләзән мәктәбенә туган тел һәм әдәбият дәреслекләр партиясен бушлай тапшырды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар мохтарияте ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхияәсендә хәбәр итә.

Барлык дәреслекләр дә Россия Мәгариф министрлыгының федераль дәреслекләр исемлегенә кергән. Мәктәп администрациясе, педагоглар һәм укучылар коллективлары исеменнән Пенза өлкәсе татар автономиясенә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпне укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләләрендә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба хезмәттәшлек итүгә чын күңелдән өметләнәбез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100