news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза симфоник капелласы артистлары «Безнең Җиңү көне» марафонына кушылды

Идел буе федераль округы артистлары композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын үз туган телләрендә башкара.

Пенза симфоник капелласы артистлары «Безнең Җиңү көне» марафонына кушылды
https://www.youtube.com/

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Идел буе федераль округында уза торган җыр марафонына кушылды. Композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын Губернатор симфоник капелласы артистлары коронавирус пандемиясе таралу аркасында үзизоляция режимы кертелгәнчегә кадәр үк башкарды.

Җыр эстафетасын Чувашия артистларына тапшырып, Пенза вәкилләре үз якташларына кыскача мөрәҗәгать яздырган. Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, Пенза өлкәсеннән сугышка 300 меңнән артык кеше киткән, шуларның 190 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. 1945 елның маенда Рейхстагта, башка язмалар белән бергә: «Ә без Пензадан!» - дигән язу барлыкка килгән.

Моннан тыш, төбәккә күп кенә сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнгән. Пенза заводлары миналар, авиабомбалар, артиллерия снарядлары җитештергән. Биредә шулай ук хәрби самолетларның детальләрен, шинель сукносы, чаңгы ясаганнар, итек басканнар.

«Җиңү көне» җырын төбәкнең дәүләт телләрендә башкару буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафон РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырылган.

Композицияне Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары, Самара, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае артистлары башкарды инде. Әлеге төбәкләрдә яңгыраган җырларны #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram, Facebook социаль челтәрләрендә, шулай ук YouTube видеосервисында табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100