news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча фикер алыштылар

Кичә Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пенза өлкәсе хөкүмәте рәисе Николай Симонов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Васил Шәйхразыев үз чыгышында быел 4 меңнән артык Сабантуй үткәрелүен билгеләп үтте. Ул Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе турында мәгълүмат бирде, 2017 елда Урта Әләзән авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның зур оешканлык белән үтүен искә төшерде. Шулай ук киләсе бәйрәмне оештыруда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге, кемнең нинди җаваплылык йөртүе турында тәфсилле аңлатма бирде.

Катнашучылар аеруча игътибарны 2026 елда Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек мәсьәләләренә юнәлтте. Бәйрәмне үткәрү схемасы белән Пензә өлкәсе Кузнецк районы башлыгы Валерий Костин чыгыш ясады. Ул чараны оештыруның төп этапларын, инфраструктураны үстерү, логистика һәм мәдәни программа төзү кебек мәсьәләләрне тәкъдим итте.

Көн тәртибендәге аерым пункт булып татар эшкуарлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең бәйрәмгә әзерлек эшләрендә катнашу мәсьәләсе торды. Әлеге юнәлеш буенча чыгышны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Венера Мөхәммәтҗанова ясады.

Утырышта катнашучылар Пенза өлкәсе Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырыр дип ышаныч белдерделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot