news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза шәһәрендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты зона ярышлары була

Пенза шәһәрендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты зона ярышлары була
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

17 майда Пенза өлкәсендә «Татар эшкуарлары клубы» Пенза төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Киров» мәдәният һәм ял үзәгендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона этабы – сайлап алу туры оештырыла.

«Проект программасы «Аулак өй» милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала. Сайлап алу турында Пенза өлкәсе укучылары һәм иҗат коллективлары арасында финалга чыккан иң көчле командаларны Татарстан Республикасына чакырабыз. Зона ярышларының темасы – «Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проект җитәкчесе Сәрия Закирова.

Аның әйтүенчә, конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәм көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннар аша яшь буында туган тел, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. «Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», - дип аңлатты ул.

  • «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Россиянең мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100