news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза педагогы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә җиңү яулады

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә Пенза өлкәсен Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Венера Юмакаева тәкъдим итте.

Ул, барлык сынауларны уңышлы үтеп, югары һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте һәм «Заманча укытучы» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының статусын күтәрү, иң яхшы татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең алдынгы тәҗрибәсен һәм инновацион технологияләрне белем бирү оешмаларына тарату максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елның 21 ноябреннән 24 мартка кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесен үткәрде.

22-24 мартта Казанның «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юк» күп телле белем бирү комплексы базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы булды.

Һөнәри бәйгедә илнең 12 төбәгеннән 12 педагог катнашты. Конкурсантлар «Дәрес», «Сыйныф сәгате», «Мастер-класс» һәм «Методик остаханә» кебек сынаулар аша узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100