news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Засечное авылы мәктәбендә татар теленә өйрәтә башлаганнар

Пенза өлкәсенең Засечное авылы мәктәбендә татар теленә өйрәтә башлаганнар
Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе

Пенза өлкәсенең «Засечное авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесендә татар теленә өйрәтү курсы башланды. Ул «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән оештырылды. Пенза татарлары шул турыда хәбәр итә.

Дәрес башланганчы, мәктәп директоры Галия Моракаева укучыларга һәм укытучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул курсның сөйләм татар телен өйрәнүгә, ситуатив лексик берәмлекләрне үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгәнлеген искәртте.

Балаларга туган телне яшь укытучы Алсу Нигъмәтуллина өйрәтәчәк. Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында дәресләр үткәрүдә һәрьяклап методик ярдәм күрсәтәчәк.

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе укучыларны татар телен өйрәнү өчен барлык кирәкле дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итте.

Бүгенге көндә утыздан артык укучы татар теле курсын өйрәнергә теләк белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100