news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсенең Усть-Уза мәчетендә җәйге лагерь оештырдылар

Августның беренче ике атнасында Пенза өлкәсенең  Усть-Уза мәктәбе укучылары һәм җәйге каникул вакытында кунакка кайткан балалар Усть-Уза мәчете каршында оештырылган көндезге лагерьга йөрде.

Лагерь шәригать фәннәре укытучысы Марат Сәйфулин җитәкчелегендә узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Пенза өлкәсе татар автономиясенә сылтама белән хәбәр итә.

Балалар өчен әхлак дәресләре, ислам, Коръән нигезләре, шулай ук күңел ачу чаралары – уеннар, бәйгеләрдән торган бай программа әзерләнгән иде.

Оештыручыларга рәхмәт белдерәбез һәм үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә алга таба да уңышлар телибез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot