news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылындагы җәйге мөселман лагере үз эшен төгәлләде

Пенза өлкәсенең Шемышейка районы Усть-Уза авылында 566нчы мәхәллә каршындагы җәйге мөселман лагере тантаналы төстә ябылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләргә көн саен 60ка якын бала йөрде. Марат хәзрәт Сәйфуллин балаларга гарәп әлифбасын, догалар өйрәтте. Мөгаллимнәр һәм мәчет имамының тырышлыгы белән, шәкертләр исламның тынычлык дине булуына тагын бер тапкыр инанды.

Усть-Уза мәчете имам-хатыйбы Исмаил Кормашев 566нчы мәхәлләнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Марат хәзрәт Сәйфуллиннга Мактау грамотасы тапшырды. Лагерь җитәкчелеге балаларга бүләкләр һәм тәм-томнар әзерләгән өчен мәчет вәкиле Заһир Богдановка рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100