news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур концерт узды

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур концерт узды
Фото: Пенза өлкәсенең Городище районы татарлары автономиясе

Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узган. Бу хакта Пенза өлкәсенең Городище районы татарлары автономиясе хәбәр итте.

Авыл халкын бәйрәм белән котларга мактаулы кунаклар килгән: Городище районы администрациясе башлыгы урынбасары Марина Лященко, Урта Әләзән авыл җирлеге администрациясе башлыгы Юсеф Куряев, Городище районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдулхак Будяшкин һәм башкалар.

Кунаклар үз чыгышларында бердәмлекнең мөһимлеге, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтү турында, шулай ук һәр кешенең туган авылы һәм районы тормышына керткән өлешенең зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләгән.

Бәйрәм концертында өлкә һәм район тормышын яхшыртуга көн саен өлеш кертүчеләрне – авыл җирлеге халкын, медицина хезмәткәрләрен һәм педагогларны хөрмәтләгәннәр. Аларга хезмәтләре, битараф булмаулары һәм үз эшләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдергәннәр һәм лаеклы бүләкләр тапшырганнар.

Городище районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районның иң алдынгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәт, актив тормыш позициясе, туган якны үстерү һәм төзекләндерүгә керткән шәхси өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә аерым игътибар бирелгән: аларга тырыш хезмәтләре өчен медальләр тапшырылган.

Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барган. Сәхнәдә иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар тамашачыларга матур музыкаль номерлар бүләк иткән.

Урта Әләзәндә узган тантаналы чара Халыклар бердәмлеге көненең илебез халыкларын берләштерүче иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot