news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы мәчетендә иҗади конкурс җиңүчеләре билгеләнде

Узган атнада Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы мәчетендә Рамазан аена багышланган рәсем конкурсы узды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Бәйгене 3нче санлы мәчет мәхәлләсе Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән оештырды.

Конкурста 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 11 яшькәчә булган кызлар катнашты. Эшләрне бәйсез эксперт Гөлсем Бибарсова бәяләде. Призлы урыннарга Камилә Якупова һәм Сәмирә Кадерова лаек булды.

Җиңүчеләргә мөфти Ислам хәзрәт Дашкин исеменнән Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар да игътибардан читтә калмады. Алар шулай ук лаеклы бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100