news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы авылында «Сөмбелә» бәйрәме уздырганнар

Узган ялларда Пенза өлкәсенең Кузнецкий районы Татар Кынадысы авылында «Сөмбелә» бәйрәме уздырганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәм, төп героиня – Сөмбеләнең пар атка җигелгән каретага утырып килүеннән башланган. Ул җыелган кунакларны дәртле бию белән сәламләгән һәм чәкчәк белән сыйлаган.

«Сөмбелә» бәйрәмендә көзге букетлар һәм «Көз нигъмәтләре» кул эшләнмәләре бәйге-күргәзмәсе оештырылган. Бәйрәм кунаклары традицион татар ризыкларын: катлама, кабартма (йозянге), бәлеш, токмач, гөбәдия, кыстыбый һәм урман үләннәреннән ясалган чәйне бик теләп авыз иткән. Балалар өчен аттракционнар һәм ярминкәләр оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot