Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы авылында «Сөмбелә» бәйрәме гөрләп үтте
Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында татар халкының традицион көзге бәйрәме — «Сөмбелә» узды. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Чарага авыл мәктәбе укучылары, район мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре, авыл һәм район администрациясе вәкилләре, читтән килгән кунаклар һәм авыл халкы җыелган.
Бәйрәм мәйданы көзге яфраклар, яшелчәләр, киптерелгән җимешләр, чәчәкләр, милли бизәкләр күргәзмәсе белән бизәлгән.
Тантаналы программа Татар Кынадысының һәм якын-тирәдәге авылларның үзешчән коллективлары һәм ялгыз башкаручыларының җыр-биюле номерлары белән үрелеп барган.
Рәсми өлештә Кузнецк районы татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Наил Байбиков чыгыш ясаган. Ул мул уңыш үстергән һәм җыйган барлык кешеләргә рәхмәтен җиткергән һәм якташларын уңыш җыеп алу тәмамлану белән котлаган.
Бәйрәм көз турында шигырьләр, күмәк җыр-биюләр һәм уеннар белән тәмамланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз