Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсенең татар автономиясе Югары Әләзән авылы мәктәбенә дәреслекләр тапшырды
«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы чираттагы тапкыр Югары Әләзән урта мәктәбенә бушлай дәреслекләр тапшырды. Алар Татарстан Республикасында Туган тел һәм әдәбият дәресләре өчен чыгарылган. Бөтендөнья татар конрессы шул турыда хәбәр итә.
«Укучылар һәм педагоглар коллективы исеменнән мәктәпкә ярдәм иткән өчен Пенза өлкәсе татар автономиясенә рәхмәт белдерәбез, яңа уку елында хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Бары тик уртак тырышлык белән генә без туган телебезне үткән белән бәйләүче мөһим буын буларак саклап кала алачакбыз», – диелә Югары Әләзән авылы мәктәбенә сылтама белән язылган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз