news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Селәү авылындагы «Курмыш» мәчетендә күмәк ифтар оештырылды

Пенза өлкәсенең Лопатино районы Селәү авылындагы «Курмыш» мәчетендә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен күмәк ифтар үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтарны Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Равил хәзрәт Арсланов оештырды. Форсаттан файдаланып, Равил хәзрәт балаларга тәравих намазына килгәннәре өчен бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, Изге ай хөрмәтенә көн саен балаларга тәм-томнар өләшәләр.

Бу көнне шулай ук Коръән курслары да тәмамланды. Әлеге курсларда ир-атлар бер ел буе Изге китапны дөрес итеп укырга өйрәнгән. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, мөфти Ислам хәзрәт һәркемгә Коръән китабы тапшырды.

Равил хәзрәт сүзләренчә, карантиннан соң мәчеткә килүчеләр саны берничә тапкыр арткан. Алар өчен файдалы лекцияләр һәм ифтарлар оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100