news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Кабылкин авылы Сабан туенда кырда милли ризыклар пешергәннәр

Пенза өлкәсенең Кабылкин авылы Сабан туенда кырда милли ризыклар пешергәннәр

3 июнь көнне Пенза өлкәсендә Пачелм районының Решетино һәм Каменский районының Кабылкин (Кобылкино) авылларында татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй узган. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Кобылкино авылында бәйрәм басу-кырда традицион аш үткәрү белән башланып киткән. Бар халык шунда басуда ук аш-су әзерләгән.

Решетино авылында бәйрәм ат чабышы белән башланган.

5 чабышның берсе Татар автономиясе призына булып, монда атка атланган җайдаклар узышкан. Калган чабышларда тарантаска җигелгән атлар ярышкан.

 

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаровның котлау-сәламнәрен бәйрәмнең тантаналы өлешендә халыкка ирештереп, хезмәт алдынгыларына Татар автономиясеннән мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырганнар.

Сабантуйлар алга таба Сура крае районнарында дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100